Җылы һава торышы янгыннарга китерергә мөмкин
Шуңа күрә район территориясендә профилактик эшне көчәйтергә кирәк.
Янгын хәвефле хәлне, бигрәк тә урман массивлары, бакча җәмгыятьләре, авыл җирлекләре һәм кешеләр күп була торган урыннар янында, даими күзәтү тәэмин ителергә тиеш. Кипкән үсемлек калдыкларын һәм чүп-чарны вакытында җыештыруга, минераллаштырылган полосаларның һәм янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының торышына аерым игътибар бирергә кирәк.
– Халык белән кипкән үлән һәм чүп-чарны яндырмау, билгеләнмәгән урыннарда ут якмау, шулай ук көнкүреш һәм табигатьтә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәҗбүрилеге турында өстәмә мәгълүмати-аңлату эше оештыру зарур, – дип билгеләде Роберт Ринатович. – Җирлек башлыкларына, профильле хезмәтләргә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә һәм җаваплы оешмаларга көчләрне һәм чараларны мөмкин булган янгыннарга оператив җавап бирүгә әзер тороуны тәэмин итәргә кирәк. Аерым игътибарны белем бирү учреждениеләрендә, мәдәният объектларында һәм массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерегез.
Барлык җаваплы хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләргә һәм хәлне даими күзәтүдә тотарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев