Журналистикага яңа караш
«Менделеевские новости» һәм «Менделеевск хәбәрләре» корреспондентлары Казанда «Татмедиа» АҖнең гамәли семинарында катнаштылар. Республиканың телевидение хезмәткәрләре өчен мастер-классны Беренче каналның махсус проектлар редакторы, Россия-Культура, НТВ каналларын алып баручы Мария Штейн үткәрде.
Барысы турында кыскача
Мария Штейн беренче минутлардан ук журналистларның игътибарын җәлеп итте. Аның белән аралашу нәтиҗәле һәм тәэсирләргә бай булды. Спикер үз практикасыннан мисаллар китерде һәм коллегаларының эш барышында күзәтелгән ялгышларын, хаталарын демонстрацияләде.
Туры эфирда
«Менделеевск хәбәрләре» каналын алып баручы Лиля Әхмәтҗанова туры эфирда оста сөйләм сәнгате серләрен үзләштерде.
− Мария Штейн белән очрашу тәэсирләндерде. Ул безнең белән үзенең һөнәри уңышлы әңгәмә алып баруының серләре белән уртаклашты, ничек итеп журналистның әңгәмәдәшен үзенә карата алуы турында сөйләде. Семинарның иң кызыклы өлеше текстлар өстендә эшләү булды, − ди Лиля Рәсимовна.
Нәтиҗәгә эшләргә
М. Штейн билгеләвенчә, хезмәттәшләр белән очрашу уңышлы һәм нәтиҗәле булды.
– Без бер дулкында һәм яхшы нәтиҗәгә йөз тотабыз. Телевизиончыларга авторлык курсы журналистика өлкәсендә теоретик һәм практик белемнәрне киңәйтәчәк һәм аларны үзләренең эшчәнлегендә файдалана алачаклар, − дип фикерләре белән уртаклашты Мария Штейн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев