Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Авыл гаиләсе институтын ныгытып

Татарстанда социаль сфера үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатларын яхшыртуга юнәлдерелгән 38 программа гамәлдә.

Әлеге программаларның саны татарстанлыларның теләк, тәкъдимнәрен исәпкә алып арта бара. Мәсәлән, яңа – җәйге балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау һәм төзү эшләре башланды. Республика һәм районда иң актуаль булып демографик проблема санала. Бу турыда безгә 28 нче Республика матди ярдәм үзәге мөдире Гөлназ Булычева сөйләде.

«Балачак уньеллыгы»
Узган ел башыннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән шундый исемдә милли программа гамәлгә ашырыла. Аның максаты – яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Болар гаиләдә беренче бала тугач түләүләр, әгәр дә кереме региондагы яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга кимрәк булса.

Агымдагы елның гыйнварыннан ул 14034 сум тәшкил итә (2018 елда 13713 сум иде), пособие – 8896 сум ( 2018дә – 8490 сум).

Авыл кешеләренә ярдәм
Федераль инициативаларга өстәмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләрендә өч елдан да ким яшәмәүчеләрне яклый
Авылларда, республикадагы кебек, 38 президент программсы тормышка ашырыла: инфраструктура булдырыла, юллар, мәктәпләр төзелә, социаль учреждениеләр ремонтлана. Халык санын арттыру да мөһим мәсьәлә. Түләүләргә авылда яшәүчеләр исәп тота алалар – 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала табучы Россия гражданнары. 25 яшькә җитмәгән беренче баласын табучы әнигә 50 мең сум түләнә. Әгәр дә авылда яшәүче хатын-кыз 29 яшенә кадәр бала тапса аңа түләү 100 мең сум тәшкил итәчәк.

Авылда беренче бала туу
Бу турыда түләүләр сөйли. Узган елда, райондагы 122дән, авылларда 18 беренче бала туды. Гомум суммасы 800 мең сумны тәшкил иткән бер мәртәбә түләнүче 50 меңне 16 авыл әнисе алды. Беренче балага айлык пособиене 57 әни ала. 2018елда түләүләрнең гомум саны 2858943 сум тәшкил итте.

Яшь әниләргә ярдәм
Районда ике пособиене дә алучы әниләр яши. Алар Елена Петрова (Илнәт) һәм Алинә Шәйхетдинова (Рус Сарсазы). Аларның икесенә дә 22 яшь. Без аларга шалтыратып президент яклавын нәрсәгә файдаланулары белән кызыксындык.

Елена Петрова:
– Ялгыз әни буларак миңа җиңел түгел. Кызым Настяга тугызынчы ай, кирәк әйберләр җитәрлек. Бер бирелә торган түләүгә кышкы киемнәр, коляска, урамда йөрү өчен җайланмалар юнәттек. Шулай ук кызның сәламәтлеге турында кайгыртып аякларына массаж ясаттык. Акчаның ярдәме булды. Алинә Шәйхетдинова:
– Кызым Аделинага нибары өч ай. Без Рус Сарсазы авылында яшибез, йортта каенатаның “алтын куллары” белән барлык уңайлыклар да булдырылган. Бирелгән 50 мең сум акчага “бала бүлмәсе” сатып алдык, анда кызыбыз өчен кирәкле бар нәрсә дә каралган. Тормыш иптәшем Рифат белән республика һәм район җитәкчелегенә яшь гаиләләрне яклауларына рәхмәт белдерәбез. Демография һәм саннар

Ахырда Гөлназ Ринатовна республикада демографик хәлнең яхшыруын билгеләде. 2018 елда 100 мең сум түләүдән 2016 хатын-кыз( 29 яшькәчә өченче бала табучы әни) файдаланган. Авыллардагы 15 мең хатын-кызның 37 проценты беренче балага түләүләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев