Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Чәчүне җырлап төгәлләделәр

Майның соңгы кызу көннәрендә "Алтын башак" ҖЧҖ кырларында чәчү эшләре тәмамланды. Чәчүнең соңгы көнендә механизаторларны кыр кухнясы белән бергә килгән Монаш авыл мәдәният йорты агитбригадасы сөендерде. Пешекче Мария Евдокимова тәмле ашлар әзерли. элек армиядә кок булып хезмәт иткән Рамил Гайсин аларны контейнерларга салып басуга китерә. Комплекслы чәчү звенолары хезмәтчәннәре өчен...

Майның соңгы кызу көннәрендә "Алтын башак" ҖЧҖ кырларында чәчү эшләре тәмамланды.
Чәчүнең соңгы көнендә механизаторларны кыр кухнясы белән бергә килгән Монаш авыл мәдәният йорты агитбригадасы сөендерде. Пешекче Мария Евдокимова тәмле ашлар әзерли. элек армиядә кок булып хезмәт иткән Рамил Гайсин аларны контейнерларга салып басуга китерә. Комплекслы чәчү звенолары хезмәтчәннәре өчен сәнгать җитәкчесе Александр Кузнецов, аккомпаниатор Ирина Кузнецова һәм "Возжайка" фольклор ансамбле солисты Елазавета Елюкина биеделәр, халык җырлары һәм заманча композицияләр башкардылар. Механизаторлар Николай Михайлов һәм Дмитрий Павлов туган көннәрен басуда каршыладылар. Артистлар аларны "Льоль сяська" удмурт җыры белән тәбрикләделәр. Елмаюлы күтәренке кәеф, шат көлүләр, шаян сүзләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Агрофирманың баш белгечләре Михаил Никандров һәм Людмила Афанасьева да иң яхшы хезмәткәрләрне котларга килделәр.
Быелгы кыр эшләре үз геройларын ачыклады. Чәчү комплексы тракторчысы Иван Григорьев 800 гектар мәйданда чәчү, 300 гектарда тырмалау эшләре башкарган. Язгы кыр чараларының беренче көннәреннән орлык һәм ашлама ташуга КамАЗ йөртүчеләр Николай Михайлов, Пантелемон Степанов җәлеп ителгән. Тракторчы Дмитрий Павлов техника белән мәктәп эскәмиясеннән таныш. Чәчүчеләр Алексей Иванов, Владимир Дмитриев, Алексей Спиридонов, Владимир Мамонтовның эшләре җаваплылык таләп итә.
Тәҗрибәле хезмәткәр, чәчүлекләрне югары сыйфатлы тигезләүче Геннадий Спасскихның да кәефе күтәренке. Илнәт авылыннан Михаил Васильев агрегаты 700 гектардан артык чәчте. Эшчеләр Николай Петров, Павел Александров, Раиса Чураева һәм Светлана Портнова белән ашлык склады мөдире Елена Никандрова кыр эшләрен оештыруга зур өлеш кертте.
Хуҗалыкта 2139 гектар авыл хуҗалыгы биләмәләре, 40 гектарында уҗым культуралары үсә, 533 га - азык культуралары, 1400 - бөртекле-кузаклылар.
- Безнең хуҗалык тәҗрибәле хезмәтчәннәргә таяна, - дип исәпли "Алтын башак" җитәкчесе Мәгъсум Ямалиев. - Алар җиргә һәм үз һөнәрләренә тугрылыклы, авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү технологиясен яхшы белүчеләр.
Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Алтын башак” ЌЧЌ