Авыл
Халкым моңнары
Россия Конституциясе көненә Тойма мәдәният йортында татар халкы күңелендә сакланган җырларга багышланган кичә оештырылды.
Вокал жанрын үз итүче өлкән һәм яшь үзешчәннәр башкаруында авторлык һәм буыннан-буынга күчеп килгән халык җырлары һәркемне моң иленә чакырды.
Концертны алып баручы китапханәче Фирдәвия Җамалетдинова тамашачыларга Гөлсинә Ульданова, сиксән яшен тутырган Гөлфәрүзә Сибагатуллина, Альбина Миңнеханова,...
Россия Конституциясе көненә Тойма мәдәният йортында татар халкы күңелендә сакланган җырларга багышланган кичә оештырылды.
Вокал жанрын үз итүче өлкән һәм яшь үзешчәннәр башкаруында авторлык һәм буыннан-буынга күчеп килгән халык җырлары һәркемне моң иленә чакырды.
Концертны алып баручы китапханәче Фирдәвия Җамалетдинова тамашачыларга Гөлсинә Ульданова, сиксән яшен тутырган Гөлфәрүзә Сибагатуллина, Альбина Миңнеханова, Ринат Моратов, Лира һәм Айрат Мөбарәкшиннар һ.б.ның чыгышларын тәкъдим итте. Кичәгә килүчеләр башкаручыларны җылы кабул иттеләр. Чараны мәдәният директоры Мәрфуга Сираева әзерләгән. Концерттан соң биергә яратучылар өчен дискотека оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев