Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Хатын-кызлар клубы сәламәт яшәү рәвеше яклы

Тихоново авылы мәдәният хезмәткәрләре яңа иҗат сезонына кызыклы идеяләр һәм фикерләр багажы белән керделәр. Мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова инициативасы белән өч ел элек оешкан хатын-кызлар клубы 1 октябрьдән тагын эшли башлады. - Клубның девизы: "Авыл мәдәният йорты - сәламәт яшәү рәвеше өчен", - дип бүлешә Ольга Григорьевна. - Шөгыльләрне...

Тихоново авылы мәдәният хезмәткәрләре яңа иҗат сезонына кызыклы идеяләр һәм фикерләр багажы белән керделәр.
Мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова инициативасы белән өч ел элек оешкан хатын-кызлар клубы 1 октябрьдән тагын эшли башлады.
- Клубның девизы: "Авыл мәдәният йорты - сәламәт яшәү рәвеше өчен", - дип бүлешә Ольга Григорьевна. - Шөгыльләрне Чаллыдан физкультура укытучысы, спорт мастеры Светлана Муханова үткәрә. Аның әнисе безнең авылдаш. Светлана Николаевна аның янына еш кунакка кайта. Ә хәзер ул безгә халык белән эшне оештыруда ярдәм итә. Клубта шөгыльләр атнага өч тапкыр үткәрелә: якшәмбе 18.00 сәгатьтән, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе - 19 сәгатьтән һәм анда катнашучыларда яхшы тәэсирләр калдыра. Безнең ханымнар рәхәтләнеп биюләр өйрәнәләр, аэробика һәм йога элементларына төшенәләр. Аннан аралашу барышында бер-берсе белән уртаклашып, махсус рецептлар буенча үлән чәйләре эчәләр.
Хатын-кызлар клубының ишекләре теләге булган һәркем өчен ачык. Барыгызны да безгә кушылырга чакырабыз, үкенмәссез, чөнки вакытыгызны сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тихоново клубында аэробика