“Хәтер сандыкларын актарганда”
Песәй мәдәният йортында (директоры Рафаэль Кәбиров) шундый исемле районкүләм чара татар халкының рухын, гореф-гадәтләрен, бай иҗатын, йолаларын барлауга этәргеч булды. Авыл йортын хәтерләткән декорация, көндәлек куллану әйберләре, халык җырлары яңгыравы һәркемнең күңеленә үтеп керде. Сандыкта яткан һәр әйбер - илне немец илбасарларыннан азат итүдә катнашкан сугышчының гармуны, хуҗалыкта кулланган тукмак,...
Песәй мәдәният йортында (директоры Рафаэль Кәбиров) шундый исемле районкүләм чара татар халкының рухын, гореф-гадәтләрен, бай иҗатын, йолаларын барлауга этәргеч булды.
Авыл йортын хәтерләткән декорация, көндәлек куллану әйберләре, халык җырлары яңгыравы һәркемнең күңеленә үтеп керде. Сандыкта яткан һәр әйбер - илне немец илбасарларыннан азат итүдә катнашкан сугышчының гармуны, хуҗалыкта кулланган тукмак, чигелгән сөлге, алъяпкыч, йозак аерым тарих битен ача, һәркайсы аерым сер саклый. Табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр татар халкының зирәклеген, тел байлыгын чагылдырды.
Сәхнәдә кыз белән егет очрашуы, кич утыру күренеше, халык арасында онытылмый яңгыраган җырлар, биюләр, шигырьләр, уеннар залдагыларны үткәнгә алып кайтты.
Районның татар авыллары мәдәният йортлары сәнгать җитәкчеләре һәм песәйлеләр театрлаштырылган сәхнә күренеше җәелдерделәр. "Күңел бизәге" күргәзмәсе татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән кул эше үрнәкләрен тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев