Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ике туган – бер язмыш

Иске Гришкин авылында яшүче Анна Баутина 90 яшен билгеләде.

Анна Фёдоровна күпбалалы гаиләдә үсә, 1936 елда кулакларны бетерү тегермәненә дә эләгәләр, шул ук елны әтиләре үлә.

– Мәрхәмәтсез кешеләр безнең ишегалдына килгәндә, миңа җиде яшь иде, хуҗалык төзелешләрен җимерделәр һәм бар терлекне алып чыктылар.

Ачлык, суык һәм мохтаҗлык Аняның дүрт туганын җир куенына сала. Ике абыйсы фронтка алына, Пётр 1944 елда һәлак була.

Әнисе кул эшләре остасы буларак, кызын да туку һәм тегү эшләренә өйрәтә. А.Баутинаның хезмәт биографиясе балалар бакчасы белән бәйле, ул анда пешекче була.

– Апа әле дә пилмәннәрне үзе ясый, пешерә, – дип сөйли бертуганының кызы Елена Ивановна. – Ул гомере буена безгә терәк, киңәшче булып яши.

Анна Фёдоровнаның иң якын кешесе – 86 яшьлек сеңлесе Елизавета. Аларның икесенең дә йөзләрендә нур балкый, Ходайга ышаналар һәм чиркәүгә йөриләр.
– Без тормыштан зарланмыйбыз, – диләр алар, – һәр туган көнгә, якыннарыбызның уңышларына шатланабыз.

Юбилярда котлау миссиясе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм Иске Гришкин җирлеге башлыгы Валентина Мамакова булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев