Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Камайда ветераннар белән очрашу узды

Камай җирлеге ветераннары Өлкәннәр ункөнлегендә үзләре хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсен тирән рәхмәт хисләре белән бик озак искә алачаклар. Тантаналы чара уңайлы "Каменный замок" кафесында булды. Мул әзерләнгән бәйрәм өстәлләре артына авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә сизелерлек өлеш керткән, бюджет өлкәсе учреждениеләрендә тырыш хезмәтләре белән хөрмәт яулаган 50 дән артык кеше җыелды....

Камай җирлеге ветераннары Өлкәннәр ункөнлегендә үзләре хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсен тирән рәхмәт хисләре белән бик озак искә алачаклар.
Тантаналы чара уңайлы "Каменный замок" кафесында булды. Мул әзерләнгән бәйрәм өстәлләре артына авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә сизелерлек өлеш керткән, бюджет өлкәсе учреждениеләрендә тырыш хезмәтләре белән хөрмәт яулаган 50 дән артык кеше җыелды.
Мәртәбәле кунакларга җылы очрашуны җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тәэмин итте.
Баянчы Газинур Гуриевка кушылып "Камай сандугачы" вокал ансамбле татар җырларын башкарды. Коллектив күптән түгел генә оешса да, җырчылар җирле тамашачыда мәхәббәт казанып өлгерделәр.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин мөрәҗәгать итте. Ул районның беренче җитәкчесе Игорь Привалов исеменнән ветераннарга җылы котлау сүзләре адреслады һәм 90 яшен билгеләгән Маһинур Әһлиевна Нигъмәтҗановага Россия Президенты Владимир Путиннан исемле открытка һәм район башлыгыннан истәлекле бүләк тапшырды.
Маһинур апа оныгы Гөлнара гаиләсендә Алабугада яши. Ләкин туганнары һәм якыннарының ярдәме белән йөрәгенә кадерле урында еш була.
- Әбиебез 12 яшеннән колхозда эшли башлаган, ачлык, ялангачлык сынауларын кичергән. Дүрт баланы аякка бастырган, оныкларын үстерешергә ярдәм иткән, җиде оныкчыгы бар. Иң кечкенәсе Сонечкага дүрт яшь. Хәзер әбиебез тәрбиягә мохтаҗ, без аны игътибарсыз калдырырга тырышмыйбыз, - ди Гөлнара.
Тантана хуҗаларына тәбрикләү сүзе белән җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов мөрәҗәгать итте, юбилярга сәламәтлек теләп, җылы юрган тапшырды.
Тәбрикләү эстафетасын сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина дәвам итте.
- Камайлыларны һәрвакыт хезмәт сөючәнлек аерып торды. Сезнең хуҗалык алдынгыларның берсе булды, - диде ул.
- Мин "Батыр кул" колхозына 40 елдан артык гомеремне багышладым. Ферма, соңрак склад мөдире булып эшләдем. Бу елларда күп җитәкчеләр алышынды, ләкин Әлфия һәм Равил Хәйриевлар авыл хуҗалыгын үстерүгә сизелерлек өлеш кертте. Безнең колхоз базасында республика семинарлары үтә, Казанда алдынгылар буларак бүләклиләр иде, - дип искә ала Рәзимә Каюмова.
- Колхозда балачактан эшләдек, әти-әниләргә хуҗалык алып барырга ярдәм иттек. Мин колхозда 45 елга якын хезмәт куйдым. Тормыш иптәшем Кафия фермада сыер сауды. Балалык һәм яшьлек елларыбыз авыр чорга туры килде: туйганчы ипи дә ашый алмый идек. Хәзер барысы да бар, Ходай сәламәтлектән генә аермасын, - дип сүзгә кушыла Фәех Сәлахов.
Ветераннар арасында - озак еллар авыл советы секретаре булып эшләгән Илсөяр Низаметдинова, сыер савучы Асия Мөхәмәтова һәм алыштыргысыз клуб җитәкчесе Римма Юзикеева, үзләренең 71 һәм 64 яшьләрендә алар аһәңле тавышларын югалтмаганнар һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар булып торалар. Бәйрәмдә алар якташларын җыр белән сөендерделәр.
- Бу искиткеч җылы кичәне оештыручыларга зур рәхмәт. Беренче чиратта - район җитәкчелегенә, җирлек башлыгы Илнар Мөхәмәтнуровичка, гомере буе "Батыр кул" колхозында эшләгән аның әнисе Фирая Ахунҗановага, без аны төрле бәйрәм чараларына тәмле пироглар, чәк-чәк пешерүче буларак та беләбез, спонсорлар - район Советы һәм авыл депутаты Назыймулла Әхмәтовка, фермерлар Динар Әһлиевка, Илнур Хәйриевка, авыл депутаты Рәмис Кәлимуллинга, эшмәкәр Мәхмүд Ахмедовка.
Санап кителгәннәрнең күбесе - безнең шәкертләр, Камай мәктәбенең элеккеге укучылары. Без алар белән горурланабыз, уңышлар һәм иминлек телибез.
Форсаттан файдаланып, яраткан укытучыбыз, шагыйрә Наилә Миңнәхмәтовага котлаулар җиткерәм. Ул авырый һәм безнең белән бәйрәмдә була алмады, - дип гомуми фикерне белдерде педагогик хезмәт ветераны Асия Мәҗитова.
Лариса Миңнегалиева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Љлкђннђр