Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Хезмәт сөючән бөрешлеләр

Районда гражданнар җыены дәвам итә. Аның чираттагысы Бөрешле җирлегендә узды.

Авыл халкының район җитәкчелеге белән очрашуында башкарылган эшләр турында сөйләштеләр, мөһим мәсьәләләрне тикшерделәр һәм киләсе чорга планнар билгеләделәр. Җирлек башлыгы Лидия Смирнова эшчәнлек турында доклад белән чыгыш ясады. Гражданнарның үзара салым программасы салалыларга төзекләндерү буенча күп мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген бирә. Халыктан җыелган 37 мең сумга республика бюджетыннан 149 мең сум өстәлде.

– Акча урамнарны яктыртуга юнәлдерелде. 2018 елда Полевая һәм Заречная урамнары буенча энергияне саклаучы яктырткычлар урнаштырылды. Биек үсүче тупылларны кистеләр, моточалгылар юнәтелде һәм аларга запас частьләр булдырылды, – дип хәбәр итә Лидия Алексеевна.

Бөрешлеләр өчен 26 миллион сумга күперне капиталь ремонтлау мөһим вакыйга булды.

«Победа» ҖЧҖ директоры Геннадий Козлов крестьян-фермер хуҗалыгы эше турында сөйләде.

– Узган ел белән чагыштырганда безгә сөтне унөчкә, ит сатуны 11 процентка арттырырга мөмкин булды. Культиваторларны, тракторларны ремонтлыйбыз. Туфрак эшкәртү техникасын яңартырга исәплибез, – дип белдерде Геннадий Павлович.

Район башлыгы Валерий Чершинцев районның социально-икътисади үсеше белән таныштырды, авыл җирлеге эшенә уңай бәя бирде.

– Бөрешледә хезмәт сөючән һәм әдәпле халык яши. Үзара салым средстволары җыюда һәрвакыт үрнәк күрсәтәсез, сезнең белән теләсә-нинди проблемаларны да чишеп була, – дип билгеләде Валерий Сергеевич.

Очрашу барышында салалылар район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Бөрешлеләрне авылдан Менделеевскига кадәр баручы автобус маршрутын тәртипкә салу, авыл мәдәният йортын ремонтлау мәсьәләләре борчый. Җыен барышында әйтелгән фикер, тәкъдимнәр контрольгә алынды.

Узган атнада Камай халкы район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева белән очрашты. Камайлылар почта һәм фельдшерлык пункты эшчәнлеге мәсьәләсен күтәрделәр. Алар игътибарга алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев