“Хәят”: мәхәббәт белән эшләнгән
Районның иң талантлы осталар мөселманнар өчен “Хәят” бәйгесенә иң оригиналь кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
Ярминкә-күргәзмә үзәк мәчет эгидасында өченче тапкыр үткәрелә. Бу юлы анда катнашырга Түбән Кама һәм Әгерҗе районнарыннан да осталар гариза биргән иде, ләкин көчле бозлавык комачаулады. 13 кеше, нигездә бәзәкәлеләр, бәйләм һәм чигү үрнәкләре, кул астындагы материаллардан картиналар, камыр ризыклары алып килгәннәр иде.
– Эшләр оригинальлекләре, кабатланмас булулары һәм эстетик зәвыклары белән сокландыра, – дип билгели жюри әгъзасы Сәкинә Гыймазова.
Клуб хәрәкәте активисты Тәнзилә Сибгатуллина (рәсемдә) чын мәгънәсендә патшалар сые әзерләгән: пироглар, кош теле, чәк-чәк ерактан ук “бездән авыз ит” дип торалар.
– Пешеренергә яратам, – дип сөйли ул, – өебездә һәрвакыт кунаклар күп була, аларның минем камыр ашларын мактавы күңелгә сары май булып ята.
Бәзәкә мәктәбе педагогы Гөлнур Нуретдинова – талантлы шәхес. Кул астындагы материалларга җан өрү һәм алардан искиткеч эшләнмәләр ясау – Гөлнур ханымның мавыгуы. Әниләренең кызыксынуын кызлары Алина һәм Азалия да уртаклашалар. Нәкъ менә аларның картиналары, жюри фикеренчә, Гран-прига лаек булды. Калган осталар номинацияләр буенча дипломнар һәм катнашучы сертификатлары алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев