Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Комбикорма заводы ачылды

2018 ел ахырында районда комбикорма заводы ачылды. Объект элек “Менде-Росси” карамагындагы бина базасында урнашкан.

Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү буенча белгечләр делегацияләрен район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкләде. Ул бу вакыйганың икеләтә бәйрәм булуын билгеләде, чөнки киләчәктә булачак сәнәгать мәйданчыгына нигез салынды, биредә җитештерүләр җәелдереләчәк.

- Аның кулланышта булуы, яңа эш урыннары барлыкка килү мөмкинлеген бирәчәк. Комбикорма заводы - киләчәк мәйданчыгының беренче резиденты. Районда җитештерү юнәлешендә күптәннән мондый объектлар ачкан юк иде. Бу авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә яхшы башлангыч. Мәскәүдән инвестор Дмитрий Куликов сүзләренчә, район үсеше өчен алар менделеевск аграрийлары белән берлектә бу юнәлештә үсешне җәелдерергә әзерләр.

Яңа комбикорма заводының җитештерүчәнлеге - сәгатенә 4,5 тонна. Җиһазландыру - россия җитештерүе. Җитештерү буенча белгечләр мөгезле эре терлекләрнең биохимик анализлары нигезендә терлек азыгының рецептларын булдырачаклар. Ун сыердан торган эксперимент төркеме Альберт Смирнов хуҗалыгы базасында бар инде. Әлеге заводның комбикормасын терлекләрнең рационына кертү этап буенча башкарыла. Нәтиҗәләр эксперимент үткәргәч ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев