"Кама" колхозы" ҖЧҖ сыер савучысы Венера Гыйльметдинова "Авыл яшьләре" IX җәйге спорт уеннарында өч төрле ярыш буенча "көмеш" призер булды.
Ярышлар Мамадыш районында узды, анда республиканың 40 районыннан мең ярымнан артык авыл хуҗалыгы җитештерүе хезмәткәре җыелды. Программага 16 төрле спорт уены кертелде. Сыер савучылар өч төр буенча ярышты: җиңел атлетика,...
"Кама" колхозы" ҖЧҖ сыер савучысы Венера Гыйльметдинова "Авыл яшьләре" IX җәйге спорт уеннарында өч төрле ярыш буенча "көмеш" призер булды.
Ярышлар Мамадыш районында узды, анда республиканың 40 районыннан мең ярымнан артык авыл хуҗалыгы җитештерүе хезмәткәре җыелды. Программага 16 төрле спорт уены кертелде. Сыер савучылар өч төр буенча ярышты: җиңел атлетика, көч гимнастикасы (идәннән этелү), сыер саву аппаратын сүтү һәм җыю. Бу төр бәйгеләрдә Менделеевск районын Венера Гыйльметдинова һәм "Алтын башак" ҖЧҖ сыер савучысы Нина Мальгина тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәдә, Венера призерлар өчлегенә керде.
- Биремнәрне авырлыксыз үтәдем, - ди ул. - Мәктәп елларыннан спорт белән шөгыльләнәм.
Моннан тыш, В.Гыйльметдинова матур җырлый, авылның мәдәни тормышында актив катнаша.
Бу өлкәдә 22 ел эшләүче Нина Мальгина да биремнәрне уңышлы үтәде. Аның карамагында 70 савым сыер.
- Мин аларны бик яратам, - ди Нина Михайловна.
Җиңел булмаган хезмәтенә тугрылыгы аңа югары күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге бирә.
Нет комментариев