Авыл
Табигать улы белән очрашу
Иске Гришкин авылы китапханәсендә җирле шагыйрь Иван Алексеев мәктәп укучылары белән очрашты.
Китапханәчеләр Галина Бармакова hәм Клавдия Михайлова шагыйрьнең тормыш юлы, яшьлек еллары, әти-әнисе, гаиләсе турында мәгълүматлар бирделәр hәм бай эчтәлекле презентация күрсәттеләр. Кичә авторның үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләве белән чиратлашып барды. Аның "Мин -табигать баласы" дип исемләнгән җыентыгыннан...
Иске Гришкин авылы китапханәсендә җирле шагыйрь Иван Алексеев мәктәп укучылары белән очрашты.
Китапханәчеләр Галина Бармакова hәм Клавдия Михайлова шагыйрьнең тормыш юлы, яшьлек еллары, әти-әнисе, гаиләсе турында мәгълүматлар бирделәр hәм бай эчтәлекле презентация күрсәттеләр. Кичә авторның үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләве белән чиратлашып барды. Аның "Мин -табигать баласы" дип исемләнгән җыентыгыннан да иҗат җимешләре яңгырады. Иван Константинович очрашуга яңа гына язган шигырьләрен дә алып килгән иде. Җирле шагыйрь табигатьне, матурлыкны, балаларны яратуы, алардан әсәрләре өчен илһам алуы турында сөйләде, укучыларга да изге теләкләрен юллады:
- Тырышып укыгыз, вакытыгызны файдалы уздырырга омтылыгыз, туган илне яратыгыз, әти-әниләрегезне хөрмәт итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев