Терлек азыгы әзерләү – көнүзәк мәсьәлә
Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясе тулы куәткә бара.
Кәеф күтәренке
Сәгать иртәнге сигезне күрсәтә, шәһәрдә эш сәгате әле башлана гына, ә салалылар инде күптән кырларда. Редакция машинасында Песәйдәге үзәк конторага киләбез. Безне “Смирнов” крестьян-фермерлык хуҗалыгының баш инженеры Минефаил Димөхәмәтов көтеп тора.
− Үлән быел ничек үсте? – дип сорыйм.
− Яхшы, − дип елмая белгеч. – Шуңа кәеф тә күтәренке. Финиш сызыгына әле ерак. Механизаторларның басуга чыкканына ике атна. Беренчесендә сенаж салдылар, хәзер печән чабабыз.
Иртәнге алтыдан
Рус Сарсазы ягына таба юнәләбез. Басуда Рамил Гыйләҗев тагылмалы ургычлы тракторында күпьеллык үлән чаба. Авыл хуҗалыгы берләшмәсе агрегатны узган ел алган. Ул универсаль – терлек азыгы да, бөртеклеләр дә җыя. Безне эш киемендә ике ир-ат каршылый. Ял итәләр икән дисәм, техника сафтан чыккан икән.
− Бер детале ярылды, эретеп ябыштыручы Эрик Шәмсетдинов агрегатны тәртипкә китерә, − дип билгели Р.Гыйләҗев. – Без инде иртәнге алтыдан басуда.
Альберт Смирнов хуҗалыгында 160 тонна терлек азыгы әзерләнгән, ә кышлату өчен 336 тонна кирәк. Сенаж салу планы – 1728 тонна, шуның 200 тоннасы тупланган. 4 июльгә бер шартлы баш терлеккә 14,9 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәр мәйданы 783 гектар тәшкил итә – аларга шулай ук кукуруз, көнбагыш та чәчелгән.
Киеренке чор
Бу кызу мәлдә “Смирнов” хуҗалыгының терлек азыгы әзерләүчеләр бригадасы ару-талуны һәм ялларны белмичә эшли. Чор чыннан да киеренке – аларның тырышлыгына мөгезле эре терлекләрнең рационы һәм кышлату бәйле. Механизаторлар Фәрид Кәшбиев, Ленар Галимов, Гөлүс Хәсәнҗанов, Илнур Закиров, Артур Ситдыйков җәйнең әлеге кампаниясен үз вакытында һәм сыйфатлы төгәлләү өчен барысын да эшлиләр. Алар тамырлары белән шушы авылдан, кыр эшләрендә тәҗрибә туплаган кадрлар.
− Шәһәрдә эшләп караган идем, техника “җене” кагылганлыктан, хуҗалыкка кире кайттым. Биредә эш җитәрлек, теләк кенә булсын, – ди Рамил Гыйләҗев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев