ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ТАРМАГЫН ҮСТЕРҮ
Яңа ел каникуллары вакытында район башлыгы Валерий Чершинцев, авыл хуҗалыгы буенча ярдәмче Хәйдәр Һадиуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фарухшин озатуында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.
Очрашу барышында КФХ башлыклары 2018 елда эш йомгаклары һәм алдагы елга планнары турында сөйләделәр. Анда баруның төп максаты терлекчелек биналарына бәя бирү, малларны кышкы чорда асрау шартлары белән танышу, яңа җиһаз белән тәэмин ителеш, ферма хезмәткәрләренең куркынычсыз эш шартларын бәяләү булды.
Тулаем алганда барлык хуҗалыкларда да эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, әмма кайбер МТФларда эшчеләрнең хезмәт шартларына һәм сөт саву күрсәткечләренә кагылышлы кимчелекләр бар.
Тикшерү барышында терлекләрне ашатуны яхшырту һәм фермаларга кадрлар җәлеп итү буенча киңәшләр бирелде.
Район үсешенең өстенлекле юнәлешләре булып терлекләрнең баш санын һәм продуктлылыгын арттыру, терлекчелектән алынасы продукциянең сыйфатын яхшырту санала.
Фото муниципалитет архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев