Безнекеләрне бел!

«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды

Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.

Беренчел этапта алар «Көмеш лига» га чыктылар. Казанныһ «Флэт» (3:1) һәм Чебоксарның «ЧЭСК» АҖ (2:1) җиңеп ярымфиналга уздылар. Анда аяусыз уен барышында Саратовның «Ярило» командасына 1:2 исәбе белән бирештеләр.
Нәтиҗәдә «Аммоний» командасы башкаланың тагын бер командасы — «Эконом» ны 6:1 исәбе белән җиңеп бронза турнирның бронза медален алды.
Ярышта илнең төрле шәһәрләреннән 40 команда катнашты.


Нет комментариев