Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Яна Шалаумова «БикаФест» Республика фестивалендә икенче урынны яулады

Фестиваль туган тел булган татар телен саклауга юнәлдерелгән.

Рөстәм Бикмуллин исемендәге «БикаФест» Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестивале Лаеш районында «Звёздный» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узды. Ул Татарстан «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды патронажы астында ТР Яшьләр министрлыгы яклавында узды. Анда 150 конкурсант катнашты, шуларның 15е гала-концертка сайлап алынды, шул исәптә Яна Шалаумова. Ул Менделеевскины лаеклы тәкъдим итте һәм почётлы икенче урынны яулады.

«Бәйге турында дуслардан ишеттем һәм катнашырга кирәк, дип уйладым. «Безнең ил» җыры белән керәшен халкын тәкъдим иттем. Ике көн дәвамында креатив остазлар, педагоглар һәм сәләтле яшьләр янәшәсендә булдым. Яңа дусларым барлыкка килде, төрле мастер-класслардан күп кызыклы мәгълүматлар белдем, анда сәхнә сәнгатенә өйрәттеләр. Нәтиҗәгә шатмын», — дип фикерләре белән уртаклашты Яна

Я. Шалаумова Балалар сәнгать мәктәбе чыгарылышы санала. Ул ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, вокалга өйрәнә, төрле бәйгеләрдә катнаша. Керәшен җырларын гына түгел, рус-халык әсәрләрен дә үз итә.
Янага диплом һәм бүләкләр. тапшырылды / фото Я. Шалаумова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев