Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Ксения Александрова безнең районны «Керәшен чибәре» конкурсы финалында тәкъдим итәчәк

Чара Мамадыш районының Җөри авылында республика Питрау бәйрәмендә узачак.

Ксения – бәйгенең иң яшь катнашучысы. Ул 3 нче мәктәптә укый, быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Яраткан фәне – химия, булачак һөнәрен шул юнәлештә күрә. Кыз сайлап алу, ярышларга әзерлек турында сөйләде. 
– Күптәннән үземнең көчемне әлеге конкурста сынап карарга тели идем, гариза юлларга булдым. Уңыш елмайды – финалга уздым. 
Конкурсантлар, ә алар бөтен республикадан унике кеше, Казанга ике көнлек укуга җыелдылар. 
– Безнең өчен бай эчтәлекле программа әзерләнде: керәшен халкының гореф-гадәтләрен, кухнясын өйрәндек, вокал һәм бию буенча мастер-класслар узды, – дип дәвам итә Ксения. 
К.Александрованың остазы билгеләвенчә, «Карендәшләр» фольклор ансамбле җитәкчесе Ясминур Гыйзәтуллина сүзләренчә, бәйгедә интеллектуаль тур каралды, шулай ук визит карточкасын әзерләргә, каравай пешерергә, чигелгән сөлге тәкъдим итәргә кирәк. 
– Без шулай ук ансамбль белән Питрауга барабыз һәм Ксения өчен җан ату төркеме булачакбыз, кызына рухи яктан көч биреп торырга әнисе Светлана Йосыповна, туганнары барачаклар. 
К.Александрова лаеклы чыгыш ясар, дип ышанабыз, моның өчен аның барлык сыйфатлары да бар: иҗади сәләте, эрудициясе һәм табигый матурлыгы. 

Ксения Александрова өчен тавыш бирергә мөмкин


/ фото К.Александрова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев