Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Менделеевлы Марат Нәбиуллин Тататрстан Рәисе кулыннан «Батырлык өчен» медале алды

Сугышчан юлы айдан артмаса да, күңелендә тирән җәрәһәт калдыра.


Марат Нәбиуллина махсус операциягә үз теләге белән китә.

«Патриотлык хисе белән беррәттән башка җәлеп итү чаралары да роль уйнагандыр инде, — диде ул. — Шулай да ватаныбызга куркыныч янаганда читтә кала алмавымны аңладым. Якыннарым да аңладылар, горурландылар».

Марат Зөфәрович Херсон өлкәсендә хезмәт итә һәм яуларның бересендә яралана. 

«Өч атна хезмәт иттем. Аягым яраланды. Бер госпиталь икечесен алыштырды. Хәзер хәлләндем инде», — дип бүлешә ул.

Җиңү көнен менделеевлы туган шәһәрендә каршылый. Сугышчан юлы айдан артмаса да, күңелендә тирән җәрәһәт калдыра.

"Күңелгә шартлау тавышларыннан курку кереп калган. Салют вакытында кыен булды. Ул минутларны агачлар арсында үткәрдем«,- дип исенә ала Марат Зөлфәтович.

Шушы көннәрдә генә Марат Нәбиуллин Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 14 февралендәге указы нигезендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов тапшырды.

Фото М. Нәбиуллин архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев