Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Менделеевлы республика смотр-бәйгесендә җиңде

Бәйге йомгаклары буенча эчке служба лейтенанты Юрий Косенович беренче урынны алды.

86 нчы янгын-коткару бүлегенең янгын сүндерүчесе Юрий Косеновичка төрле сынаулар узарга туры килде.
Ул Казанда «Янгынга каршы федераль службаның Татарстан Республикасы бүлекчәләре буенча иң яхшы каравыл башлыгы» смотр-бәйгесенең өченче этабын узды.
Янгын белән көрәшүчеләргә төрле сынаулар узарга кирәк булды – янгын-сүндерү әзерлеге буенча кулланма күнегүләр буларак теоретик белемнәрен барларга, физик әзерлекләрен һәм «өй биремен» күрсәтергә. Бәйгенең йомгаклау этабы иң кызыклысы иде – сугышчан әзерлек элементларын кертүче махсус дистанция, төрле күнекмәләр каралган биремнәр белән сулыш алу мохитенә яраксыз янгын сүндерү алымнары.
Бәйге йомгаклары буенча эчке служба лейтенанты Юрий Косенович беренче урынны алды.

"Дүрт ел «Техноөлкәле куркынычсызлык» белгечлеге буенча Россия МЧС һәм Дәүләт янгынга каршы службасының Иваново янгын-коткару академиясендә укыдым. Һөнәр сайлауга аңлы рәвештә, бу эшнең гомерлеккә булырга тиешлеген яхшы аңлап килдем, – дип сөйли Юрий. – Лейтенант булып чыгарылдым, юллама буенча туган ягым Менделеевскига кайттым. Биредә өч елдан артык эшлим. Смотр-бәйгедә катнашуга тырышып әзерләндем. Минем карашка, мондый конкурслар киләчәктә эштә куллана алырлык билгеле бер тәҗрибә алу мөмкинлеге бирә".

Юрий Косенович (рәсемдә уртада) беренче урын өчен диплом белән бүләкләнде. / фото Ю. Косенович архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев