Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Менделеевск хәрбие каһарманлык күрсәтүе һәм сугышчан батырлыгы өчен медальләр белән бүләкләндел

Халкыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән горурлана.

Яңа елның беренче көнендә Россия Федерациясе Президенты, Югары Баш Командующий Владимир Путин Ново-Огаревта махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр белән очрашты.
Алар арасында безнең якташыбыз, лейтенант Данат Насыйбуллин да бар иде.
Данат Алмазович декабрьдә генә ялда булды, гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты. Ул безнең горурлыгыбыз, танк училищесын тәмамлаган, чын сугышчы. Сугышчан батырлыгы өчен медаль, Суворов медале, шәхси корал – Ярыгин пистолеты белән билгеләнгән.

– Данат Алмазовичны һәм чын ил сакчысын тәрбияләгән әти-әнисен котлыйбыз, - диде район башлыгы Радмир Беляев.

/ фото РФ Президентының матбугат хезмәтеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев