Менделеевлылар Казанда тантаналы чарада булдылар
Делегацияне район башлыгы Радмир Беляев җитәкләде.
Республика башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Делегация составында Бөек Ватан сугышында катнашучы Зәйнак Әһлиев, хәрби комиссар Сергей Залуженко, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар Рамил Дәүләтшин, Сергей Фоменко, Динар Акмалов, Марат Нәбиуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров булды.
Махсус хәрби операциягә үз иреге белән барган Марат Нәбиуллинны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев