Менделеевлылар «Татарстан энҗеләре» VI Халыкара сәнгать фестиваль-конкурсында катнаштылар
Катнашучыларыбыз җиңү яуладылар
12 февральдә Балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфы укучылары Түбән Камада узган «Татарстан энҗеләре» VI Халыкара сәнгать фестиваль-бәйгесендә катнаштылар.
Балалар яхшы күрсәткечләр белән танылдылар һәм түбәндәге бүләкләргә ия булдылар:
«Шатлык» Үрнәк хореографик ансамбле «халык-стильләштерелгән бию» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат, катнаш состав (җитәкчеләре Гүзәлия Хуҗина, Дарина Смирнова).
Эстрада биюе номинациясендә — I дәрәҗә лауреат, катнаш состав (җитәкчеләре Г. Хуҗина, Д.Смирнова). " Шатлык" Үрнәк хореографик ансамбле ГРАН-ПРИ дипломы белән бүләкләнде һәм Казанда узачак «Виктория» XIII Халыкара сәнгать фестиваль-конкурста түләүсез катнашуга чакыру алды, җитәкчеләре Г. Хуҗинага, Д.Смирновага «Виктория» балалар иҗатын яклаучы фондның
«Иң яхшы укытучыга» стелласы тапшырылды. Халык-стильләштерелгән бию номинациясендәге бию II дәрәҗә лауреат булды, балалар төркеме (җитәкчеләре Д.Смирнова, Надежда Хөрмәтуллина, концерт. Ирина Будник).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев