Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Менделеевсикның «Шурави» патриотик үзәге проекты Президент грантлары фонды бәйгесе җиңүчесе булды

Проектның максаты – сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының һәм аларның гаиләләренең актив ялы өчен шартлар булдыру һәм физик, психик һәм рухи яктан сәламәтлекләрен ныгыту. 

2022 ел районда Спорт елы дип игълан ителде. Тематик елның төп бурычлары – сәламәтлекне саклау өчен шартлар булдыруга йогынты ясау һәм мәгариф оешмаларында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сәламәтлекләрен саклаучылар санын, физкультура-сәламәтләндерү спорт вакыйгаларын һәм чараларын, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән профилактик акцияләрнең санын арттыру. 
Башкарма комитет, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә вәкилләре, район ветераннары Советы әгъзалары «Шурави» патриотик үзәге хәрби хәрәкәтләр ветераннарының «Ветеран» спорт-күңел ачу үзәге АНО проектын якладылар. Әлеге проект «Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау» номинациясендә Президент грантлары Фондының икенче бәйгесе җиңүчесе булды һәм 73 086 сумга грант алачак. 
Проектның максаты – сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының һәм аларның гаиләләренең актив ялы өчен шартлар булдыру һәм физик, психик һәм рухи яктан сәламәтлекләрен ныгыту. 
Спорт-ял итү мәйданчыгы патриотик үзәк бинасында урнашачак һәм мобиль спорт кирәк-яраклары белән җиһазланачак. Бирегә килүчеләр үзләре өчен югары физик нагрузка таләп итмәгән кызыклы шөгыль сайлап ала алачак, берүк вакытта дуслары белән аралашып, җырлар да тыңлый алалар. Өстәл уеннары буенча өйрәтүче мастер-класслар, сәламәт яшәү рәвеше буенча лекцияләр, спорт ярышлары үткәрү планлаштырыла. 
Саннар һәм фактлар 
Төрле регионнардагы социаль-ориентлаштырылган коммерцияле булмаган оешмалардан барлыгы 1889ы бәйге җиңүчеләре булдылар. 
Шуларның 41 проекты Татарстан республиасы НКОдан тәкъдим ителгән. 
Яңа игелекле эшләргә Фондтан 3,8 млрд. сум акча бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев