Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Менделеевск актёрлары Казан сәхнәсен яулады

Шәһәренең берьюлы өч театраль коллективы «Иделкәем– Кариев Варислары» регионара фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады.

Балалар сәнгать мәктәбенең Марина Климова җитәкчелегендәге «Алтын ачкыч» балалар театр коллективы «Умка исемле дустым» спектаклен тәкъдим итте. Петербург тамашачысынын күңелен яулаган әсәр Казан жюриен да битараф калдыра алмады. Балалар, «Курчак театры» номинациясендә, беренчә дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булдылар һәм 25 мең сум күләмендә акчалата премия сертификатына ия булдылар.


С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның Ашраф Аунов исемендәге халык театры (реж. Гөлназ Стрелкова) тамашачыны «Без яшичәкбез...» пьесасы белән таң калдырды. Актёрлар уены, режиссура һәм куелыш «Драма театры» номинациясендә югары бәяләнде һәм икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән билгеләнде. Аларга шулай ук 20 мең сум күләмендә акчалата премиягә сертификат тапшырылды.


Анна Напольских режиссерлыгы астында «Кечкенә принц» әсәрен сәхнәләштергән «Прикосновение» яшь тамашачы театр студиясе дә фестивальнең дипломанты булды һәм 3000 сумга сертификат алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев