Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Менделеевск районы удмурт җыры ансамблләре катнашучылары «Кадрәк моңнары» фестивалендә катнаштылар

«Купанча» һәм С. Гассар ис. мәдәният сараеның «Кокшан дыдыкъёс» ансамбле әгъзалары белән берлектә Кокшан авыл клубы хезмәткәрләре дә чыгыш ясадылар.

Чара Минзәлә районының «Кадрәк» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Күл буендагы матур урында, яшь каеннар арасында әлеге фестиваль оештырылды. Фестиваль Кадрәк авылының 350 еллыгына багышланды. Минзәлә җирендә удмурт мәдәниятен тәкъдим иткән бердәнбер коллектив. Корка туй (өй туе) йоласы тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Шулай ук анда кунакларны һәм җирле халыкны удмурт халкының декоратив-кулланма сәнгате белән таныштыру өчен күргәзмә тәкъдим ителде.
Бәйрәмгә Башкортстан Республикасының Шаран һәм Бакалы районнарыннан, шулай ук Татарстанның Сарман, Мөслим, Минзәлә районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән коллективлар килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев