Менделеевск районының Татар Чаллысы авыл җирлеге «Иң яхшы муниципаль практика 2023» Бөтенроссия конкурсында икенче урынга лаек булды һәм 12 миллион сумнан артык премия алды
Бүләкләү Мәскәүдә «Кече Ватан — Россия көче» Бөтенроссия форумы мәйданчыгында узды.
Татар Чаллысы авыл җирлеге «Иң яхшы муниципаль практика 2023» Бөтенроссия конкурсында икенче урынга лаек булды һәм 12 миллион сумнан артык премия алды.
Россиянең Икътисадый үсеш министры Максим Решетников татарстанлыларны котлады. Татар Чаллысы җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецовага (рәсемдә) бүләк тапшырды.
Бүләкләү Мәскәүдә «Кече Ватан — Россия көче» Бөтенроссия форумы мәйданчыгында узды. Татьяна Петровнаны мөһим вакыйга белән район башлыгы Радмир Беляев котлады.
«Икенче урын өчен акчалата премия күләме 12 750 000 сум тәшкил итте. Бу акча авыл җирлеген үстерүгә юнәлдереләчәк. Татар Чаллысы җирлеген яхшы нәтиҗә белән чын күңелдән котлыйм! Бу — зур казаныш һәм горурлык», — диде Радмир Илдарович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев