Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Менделеевскида «Ышаныч һәм куркынычсызлык» массакүләм матбугат чараларының район бәйгесен йомгакладылар

Аның кысаларында журналистларны бүләкләделәр

«Менделеевские новости» газетасы редакциясе һәм муниципалитетның пресс-служба хезмәткәрләре ел дәвамында газетада һәм социаль челтәрләдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын даими яктырттылар.


Район ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлекләре начальниклары, полиция майоры Константин Алгуатов һәм Мәликә Халикулова юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда журналистларның ролен югары бәяләделәр һәм рәхмәт белдерделәр. «Ышаныч һәм куркынычсызлык» район бәйгесе дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән темага тугрылыклары өчен түбәндәге «МН» хезмәткәрләре бүләкләнделәр: Рәхилә Мирзаянова, Лиля Әхмәтҗанова, Анжела Малюга, Гөлназ Фамуллина, Рәис Сәхапов, Гүзәл Березина, Анастасия Юшкова һәм Екатерина Шутова, шулай ук район башлыгының пресс-секретарьләре Анастасия Шишкина һәм Регина Шәмсетдинова.

" Массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренә материалларны үзвакытында бастырулары һәм социаль челтәрләргә урнаштырулары өчен рәхмәт. Чөнки юл фаҗигаларын киметү буенча иң нәтиҗәле чара халыкны мәгълүматлаштыру. Сезнең белән арытаба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Коллективка иҗат уңышлары, рәхмәтле укучылар, оптимизм һзәм имин юллар телибез", –диделәр Константин Рифович һәм Мәликә Ибраһимовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев