Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Менделеевскидан Альбина Нургалиева «Нечкәбил» бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады

Менделеевск чибәре жюри йөрәген яшәү дәрте белән яулады.

«Бәйге турында күптән белдем, матур гаиләләргә сокландым һәм күңел түремдә анда катнашу хыялын йөрттем. Хыялыма каршы атларга «Аммоний» АҖ профкомы рәисе Райхан Сабирзянов тәкъдим итте һәм мин теләп ризалаштым», — ди ул.

Конкурста менделеевлылар "Нургалиевлар гаиләсе формуласы«дип аталган чыгыш тәкъдим иттеләр. Шәһәребез һәм Дмитрий Менделеев белән бәйле дәртле һәм кызыклы номер игътибарны гаилә кыйммәтләреннә юнәлтте. 
Альбина «Нептун» сәламәтләндерү комплексында эшли, тормыш иптәше Салават белән өч бала тәбияли. Сабина һәм Самир әниләре белән бер рәттән сәхнә тоттылар, ә кечкенә Тамир якыннары өчен өйдән көч биреп тора.

«Нечкәбил» җиде айга сузылган зур проект булып чыкты. Бу озак, ләкин кызыклы, активлык һәм иҗади көч таләп итә торган вакыт булды. Кулларны төшерергә теләгән авыр мизгелләр дә булды, әмма гаиләм, туганнарым һәм дусларым ярдәме финалга кадәр барып җитәргә ярдәм «итте», —дип уртаклашты Альбина.


Нургалиевларның иҗатын жюри комиссиясе югары бәяләде һәм районыбыз гүзәлен «Иң энергияле Нечкәбил» номинациясендә билгеләп үтте. Бу очраклы сайлау түгел. А. Нургалиева актив тормыш рәвеше алып бара: джампинг һәм йога белән шөгыльләнә, фотога төшерү белән мавыга, җырларга һәм биергә ярата, шул ук вакытта яратучан хатын, кайгыртучан әни һәм гаилә учагын саклаучы булып кала. Аның сүзләренчә, бу конкурс аларның хәтерендә гомерлеккә калачак.

«Нечкәбил» гаиләне берләштерә. Авырлыкларны бергә җиңеп, бер-береңне тагын да кадерли, хөрмәт итә һәм ярата башлыйсың. Шулай ук безгә менделеевлыларның, безгә ышануы һәм кешеләрнең көч бирүе дә ярдәм итте. Дусларыбыз һәм «Аммоний» АҖнең иҗат коллективы, Ләйсән Латыйпова, Раушан Зиннуров, Руслан Ахунов зур ярдәм күрсәттеләр, моның өчен аларга зур «рәхмәт».

Фото: А. Нургалиева архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев