Менделеевский спорт сөючесе Төньяк башкалдан алты медаль яулап кайтты
Ярышлар ике көн дәвам иттеләр.
Тәнзилә Шәйхулова кышкы йөзү буенча Бөтенроссия ярышларында алты призлы урын яулады
Санкт-Петербургта «Зур Нева кубогы» бөтен илдән иң яхшы «моржларны» җыйды. Төньяк башкаласында кышкы йөзү буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Менделеевскидан Тәнзилә Шәйхулова Зур Нева елгасының бозлы суында үз дистанциясен йөзеп узды һәм шактый уңышлы.
Беренче көн йомгаклары буенча ул ирекле стильдә 25 метрлык дистанциядә 19 секунд нәтиҗә белән беренче урынга лаек булды, баттерфляйны – 33 секундта. Шулай ук 50 метрлык дистанцияне бер минут 23 секундта брасста уза. Ярышларның икенче көнендә аның копилкасына тагын ике алтын, бер көмеш медальләр өстәлде.
Фото Т.Шәйхулова архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев