Менделеевскиның балалар бию ансамбле Екатеринбургта уңышлы чыгыш ясады
«Очарование» үрнәк балалар хореография коллективы «Ачык битләр. Екатеринбург» Халыкара конкурс-фестивалендә катнашты.
Екатеринбург Россиянең иң зур шәһәрләренең берсе, Уралның башкаласы.
Нәкъ менә шунда кышкы каникулларны БСМ тәрбияләнүчеләре, «Очарование» үрнәк балалар хореография коллективы үткәрде.
Халыкара конкурс-фестивальгә Санкт-Петербург, Нефтеюганск, Кронштадт, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Ижевск, Югары Салда, Камбар районы, Красноярск өлкәсе һәм Каменск - Уральск иҗат коллективлары җыелды.
- Гадәти булмаган хореографик номерлары өчен рәхмәт, мин әле Уралда андыйны күрмәдем, – дип белдерде Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык биюләре буенча Бөтенроссия иҗат остаханәләре педагогы, Екатеринбург мәдәният идарәсенең «хореография сәнгате» юнәлеше буенча әйдәп баручы белгече Алексей Анисимов.
110нан артык хореографик номер арасында «Каен нәрсә турында пышылдады?» исемле безнең татар милли биюебез гала-концерт өчен жюри тарафыннан сайлап алынды.
Кыш бабай кулыннан очаровашкалар 1 дәрәҗә лауреат дипломы, «Халык традицияләрен саклаган өчен» дипломы һәм кубок алдылар.
Җитәкче Гүзәл Зиннәтуллина шулай ук Рәхмәт хаты һәм «Халык традицияләрен саклаган өчен» дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев