Менделеевскның актив өлкәннәренә скандинавя таяклары бирделәр
Менделеевскида ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмаларының беренче слеты узды.
Чара Балалар сәнгать мәктәбендә үткәрелде. Катнашучыларны фойеда өченче яшь вәкилләренең кул эшләнмәләре күргәзмәсен оештырып каршы алдылар. Район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева очрашуны оешма эшчәнлеге нәтиҗәләре турында видеоотчет тәкъдим итеп башлады. Ул ачык фотосурәтләр белән тулыландырылган иде һәм тамашачылар күңеленә хуш килде. Очрашу барышында Лариса Рәфкатовна һәр коллективның казанышларына тукталды һәм актив катнашучыларны билгеләде. Ансамбльлә, үз чиратынд, иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр һәм тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерделәр.
Слет ахырында район җитәкчесе Радмир Беляев ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмаларының катнашучыларына актив тормыш алып барулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга 20 пар скандинавия таяклары бирде, Менделеевскиның дизайн-коды сурәтләнгән 20 фирмалы футболка бүләк итте һәм иң-иңнәрне бүләкләде.
Скандинавияча йөрү зирәк яшьтәге кешеләр арасында популяр. Килешәм, бу яхшы спорт төре, аны үстерергә кирәк. Хәзер без урман тирәсендәге логистиканы өйрәнәбез, киләчәктә чаңгы юлы янына скандинавияча йөрү маршруты булдырырга исәплибез, − дип планнар белән бүлеште Радмир Илдарович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев