Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.
Җирле хакимиятенең эшлекле киңәшмәсендә район җитәкчесе Радмир Беляев ТР ның шәһәрләре һәм муниципаль районнаы җирлекләрен яшелләндерү икеайлыгы «Экояз» санитар-экологик проекты җиңүчеләрен тәбрикләде.
- Экомәктәп номинациясендә сәламәтлек мөмкинлеләре чикләнгән балалар мәктәбе җиңүче дип табылды. Ул диплом һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде. Мәктәп директоры Дамира Сәлимханова.
- Экобакча номинациясендә 11нче санлы «Балачак планетасы» балалар бакчасы аталды. Учреждение җитәкчесе Людмила Будник.
- Экогайлә номинациясендә Гәрәевлар гайләсе бүләкләнде.
- Экопредприятие номинациясендә беренчелекне «Аммоний» АҖ алды. «Аммоний» АҖ социаль үсеш бюросы начальнигы Рәйхан Сабирҗанов.
- Экоишегалды номинациясендә «Бондюжский» ТИС рәисе Рамзия Әхмәдиева бүләкләнде.
Нет комментариев