Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Безнекеләрне бел!

Семык эстафетаны Сабантуйга тапшырды

Ямьле, күңелле һәм киң колачлы мари мәдәнияте бәйрәме Семык тәмамланырга да өлгермәде, чират Сабантуйларга да җитте.

Районыбызда төрле милләт вәкилләре дуслыкта һәм татулыкта яши. Һәркайсының үз гореф-гадәтләре, җырлары һәм биюләре бар, әмма аларның барысының да теләге бер – иминлек, изгелек, дуслык һәм муллыкта яшәү. Милли бәйрәмнәребез исә һәрвакыт патриотик рухта, үзара хөрмәт һәм татулык мохитендә үтә. Әле генә 
район Семык бәйрәмендә Татарстаннан гына түгел, күрше республикалардан да килгән кунакларны каршы алды. Ә инде 6-7 июнь көннәрендә Сабантуйлар узачак. 

Анда язгы кыр эшләре нәтиҗәләре ясалачак һәм чәчү батырлары хөрмәтләнәчәк. 

Сабантуй бәйрәме программасы

10:30 – Ипподромда ат чабышлары. 
Азарт, тизлек һәм атларның матурлыгы 
бәйрәмгә төп рухны өстәячәк.
11:50 – Балалар Сабан туе. Кечкенә 
кунакларны милли уеннар, күңелле 
ярышлар һәм конкурслар көтә.
12:00 – Милли ишегаллары эше. Ку-
наклар төрле халыкларның мәдәнияте 
һәм көнкүреше белән таныша, милли 
ризыклардан авыз итә һәм һөнәрчелек 
остаханәләрен карый алачак.
12:40 – Авыл җирлекләре делегацияләре 
парады. Авыл хезмәтчәннәренең ямьле 
йөреше, һәр җирлекнең иң яхшы гореф-
гадәтләрен күрсәтү.
13:00 – Театрлаштырылган пролог. 
Бәйрәмнең төп өлешен тантаналы ачу.
13:20 – Милли көрәш
14:00 – Районның иҗат коллективлары 
катнашында концерт программасы.
15:00 – Бәйрәмнең кульминаци-
ясе. Бәйрәмнең хедлайнеры – Илсөя 
Бәдретдинова чыгышы. Танылган 
җырчы тамашачыларга үзенең иң яхшы 
хитларын бүләк итәчәк.
Үткәрелү урыны:
Менделеевск шәһәре,
Д. Менделеев исемендәге стадион.
Вакыты: 7 июнь.
Башлана: 10:30 сәгатьтә.
Керү ирекле.
6 июньдә бәйрәм чаралары районның 
авыл җирлекләрендә үтәчәк.
Оештыручылар барлык шәһәр 
халкына һәм кунакларга милли 
киемнәрдән, үзләре белән күтәренке 
кәеф алып килергә һәм бу зур гаилә 
бәйрәменә кушылырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев