ТР Рәисе Л.Я. Карпов исемендәге химия заводына бүләк тапшырды.
Ул бай тарихлы, дөнья дәрәҗәсендәге танылган галимнәр, химикларның хезмәт династияләре белән дан тота. Бүген ул – модернизацияләнгән производстволары һәм алдынгы технологияләре булган әйдәп баручы химия заводларының берсе.
Рөстәм Миңнеханов «Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы» акционерлык җәмгыятенә «1941-1945 елларның хезмәт даны предприятиесе» мактаулы исемен бирү турында таныклык тапшырды.
Чара «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачу кысаларында узды.
Республика Рәисе кулыннан бүләкне предприятиенең башкарма директоры Марат Шәмсин һәм химзавод ветераны Татьяна Митшина алдылар.
Фото химзавод архивыннан
Нет комментариев