Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Сак булыгыз: социаль мошенниклар

"Татар-информ". Быел июнь аенда социаль мошенниклык кылу очраклары сизелерлек артты: соңгы 27 көндә генә дә Татарстанда 26 шундый очрак теркәлгән, җинаятьләрнең 17се кесә телефоны ярдәмендә кылынган, гражданнарга салынган гомуми зыян - 6 млн. сумнан артык. Шул рәвешле, әгәр майга кадәр аена уртача 15ләп социаль юнәлешле җинаять эше кузгатылса, инде июньдә...

"Татар-информ". Быел июнь аенда социаль мошенниклык кылу очраклары сизелерлек артты: соңгы 27 көндә генә дә Татарстанда 26 шундый очрак теркәлгән, җинаятьләрнең 17се кесә телефоны ярдәмендә кылынган, гражданнарга салынган гомуми зыян - 6 млн. сумнан артык.
Шул рәвешле, әгәр майга кадәр аена уртача 15ләп социаль юнәлешле җинаять эше кузгатылса, инде июньдә алар ике мәртәбә артты, ә теркәлмәгән, ягъни зыян күргәннәр белгертми калганнары күпме! Шул сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында журналистларны җыеп, мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелекне кисәтү, халыкны аң булырга чакыру хуп күрелде, хәер, элек тә бу турыда әледән-әле кисәтә килдек, дип сүз башлады министрлыкның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Баһауов.
Полиция полковнигы сүзләренчә, кесә телефоны ярдәмендә корбаннары белән элемтәгә керүчеләрнең күпчелеге үзебезнең Татарстаннан торып кыңгыр эшен кыла, шулай ук Мәскәү, Самара, Оренбург өлкәләре, Краснодар крае мошенниклары кул суза. Алар, нигездә, төзәтү колонияләреннән шалтырата, SMS-хәбәр җибәрә, беркатлы гражданнарны тозагына каптыра һәм акчасына, малына ия була. Телефон мошенникларының "географиясе" көннән-көн киңәя бара, Татарстанга моңарчы чагыштырмача әллә ни игътибар бирмәгән Волгоград, Курган өлкәләре кырыгалдарлары да кармак сала башлаган. Колониягә исә кесә телефоны, SIM-картаны яшереп кертәләр, теркәлүе дә берни белмәгән кеше артында була, шуңа күрә, андый төр җинаятьләрне ачуның үз кыенлыклары бар. Моны исәпкә алып, хәзерге вакытта ЭЭМда мошенниклык линиясенә җаваплы хезмәткәрләр беркетелде, Казан буенча эчке эшләр идарәсендә шуңа нисбәтле 6 кешелек бүлекчә формалашты, дип сөйләде А.Баһауов.
Оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә, 1989 елгы И.Тумаев, Менделеевскидагы 10 нчы колониядә хөкем җәзасын үтәгән килеш, быел майда яшерен генә телефон аша үзе кеше алдауның җиде очрагын таныган: Казанда - 4, Түбән Кама, Зәй, Лаеш районнарында - 1әр очрак. Тагын Түбән Камада 1 нче төзәтү колониясендә җәзасын үтәүче 1985 елгы Д.Некрасов быел июньдә Казан, Чаллы калалары, Яшел Үзән районнары территориясендә шундый җинаятьләр кылуын таныган һ.б.
Гомумән алганда, быел биш айда хокук саклау органнарында 148 социаль мошенниклык очрагы буенча материаллар тупланган. Кредит картасы блокировкаланган, приз уйнату, "бәлагә тарган" туганына ярдәм сорау, хокук саклау органында эшләүче исеменнән эш йөртү, элек сатып алынган дару алган өчен компенсация түләүне вәгъдәләү, Интернет аша әйбер сату, азык-төлеккә заказ "җыю" - июнь аенда кырыгалдарлар беркатлы кешеләрнең шундый сылтама белән акчасына ия була. Бу хакта ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Баһауов белән икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин аңлатма бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сак булыгыз: социаль мошенниклар