Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фестиваль колач җәя

Сишәмбе көнне "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсенә хезмәткәрләре аз булган бюджет учреждениеләре һәм оешмаларның үзешчән артистлары чыкты. Бу юлы концерт программасы нигездә җыр репертуарыннан торды. Вокалчылар, тамашачыда уңай тәэсирләр калдырып, башкаруга бөтен күңелләрен бирделәр. Зал солистлар Диана Субаева ("Еремеев" ШЭ), Гөлнара Вәлиева ("Химик" ССК), Артур Газизов ("Сатори" клубы), Елена Будник...

Сишәмбе көнне "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсенә хезмәткәрләре аз булган бюджет учреждениеләре һәм оешмаларның үзешчән артистлары чыкты.
Бу юлы концерт программасы нигездә җыр репертуарыннан торды. Вокалчылар, тамашачыда уңай тәэсирләр калдырып, башкаруга бөтен күңелләрен бирделәр. Зал солистлар Диана Субаева ("Еремеев" ШЭ), Гөлнара Вәлиева ("Химик" ССК), Артур Газизов ("Сатори" клубы), Елена Будник һәм Ринат Имаметдинов ("Айсберг" боз сарае), Гөлназ Хәертдинова (Гассар ис, мәдәният сарае), Эльвира Шиабиева ("Батыр" спорт мәктәбе) чыгышларын җылы каршылады.
Гассар ис.мәдәният сараеның ветераннар хоры солистлары Виктор Соловьёв һәм Вячеслав Бәйрәмгулов башкаруында "Зорька алая" җыры аһәңле яңгырады. "Эрвел" һәм "Теремшур" фольклор ансамбльләре чыгышы бәйрәм бизәге булды. Марина Мокшина (РЭС), Виктор Никифоров ("Юность" РМЙ), Марина Герега (эчке эшләр бүлеге), Марина Комарова (Пенсия фонды), Гөлнара Шәймәрдәнова ("Нептун" СК) ел саен искиткеч талантлары белән сөендерәләр.
- Җырчыларның һәркайсы уникаль тавышлы. Аларның моң чишмәсе саекмасын, - дип теләкләрен белдерәләр менделеевлылар.
Регина Иванова һәм Наталья Ткаченко ("Патриот" клубы) "Минутка" эстрада биюе, брейк-данс ("Мастер"), Артём Алексеев, Никита Аничкин һәм Диана Субаева укыган рэп программаны тулыландырды. Нәфис сүз осталары Елена Степанова (социаль үзәк) һәм Ольга Первина (Гассар ис,мәдәният сарае) да сынатмады.
Данияр Кәбировның курайда башкарган инструменталь композициясе тамашачы күңеленә хуш килде.
Фестиваль концерты яшь башкаручы Ришат Кәбиров яңгыраткан "Яшьлегемә алып кайт әле" җыры белән тәмамланды.
- Ришатның киләчәге өметле. Аңа уңышлар юлдаш булсын, - диде "Юность" РМЙ директоры Рәйхана Фәрхетдинова.

Лариса Кривилёва

Рәхилә Мирзаянова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 2014 мђдђният елы