Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләрен котлыйлар

14 июньдә "Химик" стадионында мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Район башлыгы Игорь Привалов җыелганнарга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. - Тагын кабатлыйм, Менделеевскида уникаль кешеләр яши: барысы да бииләр һәм җырлыйлар. Бу сезнең - мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы белән мөмкин булды, бер генә бәйрәм, бер генә чара да сездән башка узмый....

14 июньдә "Химик" стадионында мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.
Район башлыгы Игорь Привалов җыелганнарга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
- Тагын кабатлыйм, Менделеевскида уникаль кешеләр яши: барысы да бииләр һәм җырлыйлар. Бу сезнең - мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы белән мөмкин булды, бер генә бәйрәм, бер генә чара да сездән башка узмый. Сез үз эшегезнең осталары. Узган бәйрәм белән ихластан котлыйм!
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәдәният идарәсе начальнигы Павел Миронов изге эшләре өчен коллегаларын котлады, аларга сәламәтлек, уңышлар һәм рәхмәтле тамашачылар булуын теләде.
Иң яхшылар ТР Мәдәният министрлыгы, район башлыгы, мәдәният идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Алар арасында Татар Чаллысы авылы мәдәният йорты директоры Флера Халикова да бар.
- ТР Мәдәният министрлыгының грамотасын алу минем өчен зур горурлык, - ди Флера Фоатовна. - Мин монда активыбыз, шул исәптән җирлек башлыгы Татьяна Кузнецованың да өлеше бар дип саныйм.
Елена Дунаева кунакларга дәртле җырларын бүләк итте. Чара спорт уеннары белән тәмамланды. Кичәне алыштыргысыз Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова алып бардылар.
Венера Мортазина
Юлия Евдокимова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 14 июньдђ