Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тырыш хезмәткәрләр, талантлы артистлар

Халык иҗаты фестивале кысаларында "Л.Карпов исемендәге химзавод" ААҖ хезмәт коллективы концерты булды. Заводлылар ел саен тамашачыны талантлары белән гаҗәпләндерәләр. Инде яңалык уйлап табарга мөмкин түгел дип уйлаганда да, химиклар моның киресен исбатлыйлар. Бу юлы да шулай булды. Заводлылар жанрлар төрлелеген дә күз алдында тотканнар: җырлар, сәхнә күренешләре, биюләр тигез дәрәҗәдә...

Халык иҗаты фестивале кысаларында "Л.Карпов исемендәге химзавод" ААҖ хезмәт коллективы концерты булды.
Заводлылар ел саен тамашачыны талантлары белән гаҗәпләндерәләр. Инде яңалык уйлап табарга мөмкин түгел дип уйлаганда да, химиклар моның киресен исбатлыйлар. Бу юлы да шулай булды. Заводлылар жанрлар төрлелеген дә күз алдында тотканнар: җырлар, сәхнә күренешләре, биюләр тигез дәрәҗәдә куелды. Тамашачылар озак еллар менделеевлыларны чыгышлары белән шатландыручы ветераннар Любовь Косякова һәм Римма Плитманны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Солистлар Рамил Дәүләтшин, Дилүс Әхмәтов, Юрий Шалин, Ирек Галләмов, Николай Лобанов, Розалия Габизинова, Тәскирә Акинина, Илдар Фаразетдинов, саксофончы Наис Җәләлетдинов исемнәре һәркемгә диярлек таныш. Шәһәрлеләрнең күпчелеге аларның талантын үз итә. Үзешчән сәнгатькәрләр концертларына нигездә коллегаларын, туганнарын һәм дусларын хупларга киләләр. Мәхәббәт турында "Здравствуй, как ты живешь?" җырын башкарган Вячеслав Бәйрәмгулов һәм Виолетта Тихонова матур дуэт тәшкил иттеләр.
- Виолетта - дустымның кызы, - ди В.Бәйрәмгуловның тормыш иптәше Елизавета Александровна. - Концертны карау өчен сменамны алыштырдым, мондый чараларны калдырмаска тырышам, элек үзем дә бии идем. Бүген бөтен номерлар да искиткеч, хәтта артистлар янына сәхнәгә чыгасым килде.
Монда әңгәмәдәшебез хаклы. Биюләр югары дәрәҗәдә куелган. Тематикалары буенча төрле композицияләр биючеләрнең дә, куючы һәм режиссер Анна Рябованың да потенциалын ачты.
- Бүген сәхнәдә нигездә завод хезмәткәрләре - кайберләре бер тапкыр да биемәгән. Ләкин даими шөгыльләр яхшы нәтиҗә бирде, - ди Анна Александровна.
"Көнчыгыш язы" исемле бию номеры аеруча тәэсирле булды. Кимонолар кигән гүзәл кызлар җилпәзәләр белән салмак һәм җиңел хәрәкәтләр ясадылар һәм тамашачыга көнчыгыш экзотикасын җиткерә алдылар.
Театраллар чыгышын очкынлы юмор һәм актуаль темалар аерып торды. Актерлар рольләрен оста башкардылар, "Кайту", "Коммуналь фатир", "Япон рестораны" миниатюраларында профессионаллар катнашуы сизелде.
- Сәхнә күренешләрен ел саен куябыз, эштән буш вакытта әзерләнәбез, - ди режиссер Илсур Йосыпов. - Кайбер өзекләрне үзебез язабыз, башка авторларныкын да яраклаштырып куябыз.
- Театр номерларыннан концерт оештырырга теләмисезме? - дип сорыйбыз.
- Элек шулай эшли идек. Кем белә, бәлки... - ди И.Йосыпов.
Николай Шишкин һәм Марат Шакиев сәхнә күренешләрендә үз рольләрен зур осталык белән башкардылар. Алар уйнаудан канәгатьлек алуларын әйттеләр.
Директор Дамир Шәмсин заводлыларга рәхмәт белдерде һәм дипломнар тапшырды.
- Сез яхшы хезмәткәрләр генә түгел, талантлы артистлар да, - диде Дамир Рәфисович.
Концертны Зөфәр Сәгъдиев һәм Елена Кулакова алып бардылар.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев