Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Завод музеенда – җирле авторлар

"Лира Прикамья" һәм "Серебряные звоны" китапларын тәкъдир итү завод музеенда булды. Завод хезмәткәрләре Регина Петрова, Татьяна Дождева, Зоя Будрина, Светлана Недорезова әзерләгән күргәзмә кырыннан тукталмыйча үтүе кыен. Чигелгән картиналар, сәйләннән чәчәкләр, саламнан композицияләр, оригами һәм квиллинг рәвешендә ясалган әйберләр матурлыклары белән сокландыра. Алып баручы завод музее директоры Наталья Потапова авторлар...

"Лира Прикамья" һәм "Серебряные звоны" китапларын тәкъдир итү завод музеенда булды.
Завод хезмәткәрләре Регина Петрова, Татьяна Дождева, Зоя Будрина, Светлана Недорезова әзерләгән күргәзмә кырыннан тукталмыйча үтүе кыен. Чигелгән картиналар, сәйләннән чәчәкләр, саламнан композицияләр, оригами һәм квиллинг рәвешендә ясалган әйберләр матурлыклары белән сокландыра.
Алып баручы завод музее директоры Наталья Потапова авторлар Роберт Ясәвиев һәм Радик Ахунҗанов белән таныштырды.
- Аларны поэзия, музыка, гүзәллекне ярату берләштерә, - дип ассызыклады Наталья Римовна.
Залдагылар тын да алмый Роберт Ясәвиев шигырьләрен тыңладылар. Тамашачы "Чаян" журналы белән хезмәттәшлеге, "Серебряные звоны" романын язуы турында автордан ишетеп белде. Чарага Роберт Латыйповичның якташлары, сыйныфташлары да килгән. Илгизәр Тимергалиева, Илсөяр Гобәйдуллина, Наилә Минемуллина шагыйрьләргә күп котлау сүзләре җиткерделәр. 2 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Алена Ермөхәмәтова үзе язган "Кичер, әни" исемле шигырен укыды. Альберт Талыйповның шигырьләрен хатыны Әлфия Алмазовна ишеттерде.
Радик Ахунҗанов "Лира Прикамья" альманахын нәшер итүгә әзерлеге турында сөйләде һәм Борис Пастернак, Виктор Колпаков шигырьләренә иҗат иткән җырларын башкарды.
Социаль яклау идарәсе хезмәткәре Марина Куликова Радик Ахунҗановка шигъри юллар багышлаган. Римма Плитман, Виолетта Тихонова музыкаль сәлам бүләк иттеләр.
- Альманах бастыру - район тормышында мөһим вакыйга. Шигырь китабы чыгу фани дөньядан киткәннәр өчен һәйкәл куюга тиң, - диде Тәскирә Галеева.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Лира Прикамья