Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Әзер бул, юк дип әйт!"

"SMS-балалар" берләшмәсе вәкилләре шәһәр урамнарында шундый исемле акция үткәрделәр. Көндез Геройлар аллеясында зарарлы гадәтләрдән баш тартырга өндәгән плакатлар белән укучыларны күрергә була иде. - "SMS-балалар" проектының максаты - мәктәп яшендәге балаларны беренче тапкыр тәмәке, алкоголь һәм психоактив матдәләр татып караудан кисәтү. Тиздән мондый берләшмәләр һәр мәктәптә гамәлдә булыр дип ышанабыз,...

"SMS-балалар" берләшмәсе вәкилләре шәһәр урамнарында шундый исемле акция үткәрделәр.
Көндез Геройлар аллеясында зарарлы гадәтләрдән баш тартырга өндәгән плакатлар белән укучыларны күрергә була иде.
- "SMS-балалар" проектының максаты - мәктәп яшендәге балаларны беренче тапкыр тәмәке, алкоголь һәм психоактив матдәләр татып караудан кисәтү. Тиздән мондый берләшмәләр һәр мәктәптә гамәлдә булыр дип ышанабыз, - ди Балалар иҗат үзәгенең гаилә һәм сәламәтлек бүлекчәсе мөдире Айгөл Моталибова.
Берләшмә активистлары Аделина Сперанова һәм Карина Шамина үтеп баручыларга тәмәкене кәнфиткә алыштырырга һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен имза куярга тәкъдим итәләр.
- Кемдер шунда ук ризалаша, кайберәүләр уйлана, - дип бүлешә укучылар. - Тәмәкесен ташлаган һәр кешене без көчле алкышлыйбыз. Мондый акцияләр һичшиксез кирәк.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары SMSбалалар