Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Менделеевскида креатив һәм иҗади гаиләләр архив бәйгесендә катнаштылар

«Нәсел шәҗәрәсе» республика фестиваленең район этабы узды

Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган чара С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның кече залында булды. Бәйгедә дүрт гаилә: Будниковлар, Килеевлар, Газейкиннар һәм Мусиннар катнаштылар.

Газейкиннар рус милли гаиләсен тәкъдим итсә Мусиннар татар гаиләсенең гореф гадәтләре белән таныштырдылар.
Будниковлар – тату һәм интернациональ гаилә. Алар иҗат сәләтләрен, визитка тәкъдим иттеләр, нәсел шәҗәрәсе турында «Башы бар. Дәвамы булачак» сәхнә күренеше ярдәмендә сөйләделәр, шулай ук удмурт халык ризыклары зырет белән табани, балан кесәле әзерләп алып килделәр.
Грахово авылына нигез салучы нәселеннән Светлана Килеева гаиләсе һәм хуплау төркеме белән мари халкының традицияләрен, мәдәниятен һәм ризыкларын тәкъдим итте.

«3 нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим, — дип бүлеште ул. — Шуңа күрә дә үз халкымның тарихын белергә, аны балаларга өйрәтергә бурычлымын. Әти ягыннан нәсел шәҗәрәсен төзедем — дәү әтинең әтисе Андрей Грахов Удмуртиядәге Грах авылына нигез салган. Нәсел агачы күп ябалдашлы, хәзер әни ягыннан булганын тәртипкә салам».

Җиңүне Будниковлак гаиләсе яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев