Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бакчасы-2014: компенсациягә белешмәләрне яңартабыз

Балалар бакчаларында мәктәпкәчә учреждениегә компенсация түләү өчен документлар кабул итү башланды. Субсидиягә керемнәре һәр әгъзасына 20 меңнән кимрәк булган гаиләләр исәп тота ала. Исегезгә төшерәбез, элеккеге күләмдә сакланган федераль ташламадан тыш (20% - беренче балага, 50% - икенче һәм 70% - өченче), муниципаль субсидиягә дә дәгъва итәргә була. Ә ул...

Балалар бакчаларында мәктәпкәчә учреждениегә компенсация түләү өчен документлар кабул итү башланды. Субсидиягә керемнәре һәр әгъзасына 20 меңнән кимрәк булган гаиләләр исәп тота ала.
Исегезгә төшерәбез, элеккеге күләмдә сакланган федераль ташламадан тыш (20% - беренче балага, 50% - икенче һәм 70% - өченче), муниципаль субсидиягә дә дәгъва итәргә була. Ә ул күп факторларга бәйле: әти-әниләрнең хезмәт хакы күләменә, балалар бакчасы төренә, гаиләдәге бакчага йөрүче балалар санына һ.б.лар.
28 нче республика матди ярдәм үзәге бүлеге мөдире Гөлназ Булычёва аңлатуынча, Социаль яклау идарәсендә чиратлар булдырмас өчен, үзәк хезмәткәрләреннән мобиль төркемнәр балалар бакчаларына үзләре киләләр, дөрес, аерым график буенча.
- Субсидияне югалтмас өчен, расланган график нигезендә билгеләнгән көннәрдә килү зарур, - дип тәкъдим итә Гөлназ Ренатовна.
- Безнең бакча өчен кабул итү көннәре 7 һәм 10 июльгә билгеләнгән иде. Дөрес, ике якның килешүе буенча документлар Социаль яклау идарәсендә дә кабул ителде. Отпускалар вакытында субсидия рәсмиләштерергә теләгән ата-аналар күп түгел, - ди "Крепыш" 12 нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Татьяна Газизова. - Әгәр кышкы күрсәткечләрне алсак, компенсациягә 126 гариза бирелде. Безнең бакчага барлыгы 211 шәкерт йөри. Әлбәттә, ташлама алырга теләүчеләр күбрәк иде. Ләкин барысы да тиешле документларны җыя алмады, чөнки ата-аналар арасында рәсми рәвештә эшсез дип исәпләнүчеләр дә бар.

Вәсилә Мортазина

Компенсациягә документлар кабул итү графигы

1 нче "Светлячок" б/б 1-2 июль
10 нчы "Рябинушка" б/б 1-4 июль
12 нче "Крепыш" б/б 7-10 июль
13 нче "Көмеш тояк" б/б 14-15 июль
2 нче "Сказка" б/б 16-17 июль
6 нче "Алёнушка" б/б 21-22 июль
8 нче "Сандугачым" б/б 4-5 август
"Күбәләгем" Абалач б/б 30 июль
"Ләйсән" Бәзәкә б/б 30 июль
"Ромашка" Яңабирде б/б 30 июль
"Солнышко" Ижёвка б/б 31 июль
"Василёк" Илнәт б/б 1 август
"Чулпан" Камай б/б 1 август
"Тургай" Монай б/б 25 август
"Чулпан" Песәй б/б 26 август
"Ромашка" Иске Гришкин б/б 27 август
"Колосок" Тат.Чаллы б/б 30 июль
"Белочка" Тихоново б/б 28 август
"Карлыгач" Турай б/б 29 август
7 нче "Золотая рыбка" б/б 29-31 июль

Кирәкле документлар исемлеге:
● гаиләдәге барлык балаларның туу турындагы таныклыклары копияләре
● әти-әниләрнең яки опекуннарның соңгы өч айга керемнәре турында белешмә
● балалар бакчасына түләгән өчен квитанцияләрнең копиясе
● балалар бакчасы белән килешүнең копиясе
● ата-аналарның яки опекуннарның берсенең паспорты
● компенсация күчереләчәк банктагы счёт номеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск мђктђпкђчђ мђгариф Компенсация