Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Буыннар очрашуы

Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында Җиңү көне алдыннан буыннар очрашуы булды. - Вакытның үз хәтере бар, геройлар батырлыгы үлемсез, - алып баручылар Эльвира һәм Марат Гыймазетдиновлар чараны шушы сүзләр белән башладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов җыелганнарны сәламләде. Чарадагы чыгышлар документаль фильмнардан өзекләр, сугыш чоры җырлары белән...

Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында Җиңү көне алдыннан буыннар очрашуы булды.
- Вакытның үз хәтере бар, геройлар батырлыгы үлемсез, - алып баручылар Эльвира һәм Марат Гыймазетдиновлар чараны шушы сүзләр белән башладылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов җыелганнарны сәламләде.
Чарадагы чыгышлар документаль фильмнардан өзекләр, сугыш чоры җырлары белән бергә үрелеп барды. Техникумда укучылар дулкынландыргыч номерлар әзерләделәр. Якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды. Ветераннар Рәфкат Әхмәтович Әхмәтов һәм Леонид Александрович Сорвин хатирәләре белән уртаклаштылар.
Музей заводы директоры, фронтовик Рим Андреевич Потаповның кызы Наталья Римовна сугыш елларында химия заводы, бондюглылар эшчәнлеге турында сөйләде.
- Бүген районда 36 сугыш ветераны һәм 600 тыл хезмәтчәне яши, - дип хәбәр итте ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина.
- Бүген монда өч буын вәкилләре җыелды. Залда минем тарих укытучым Рәфкат Әхмәтович, ә сәхнәдә - укучым Марат Әмирханович. Әтием, абыем җиңү яулаганнар, шунлыктан миңа тугандаш Украинада неофашизм чәчәк атуын аңлау бик кыен. Балалар, ата-бабаларыбыз батырлыгын онытмыйк, - дип өндәде "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова.
- Ватаныбыз тарихының героик һәм фаҗигале битләре турында истәлекләрне онытмыйбыз, кадерләп саклыйбыз, - диде техникумда укучы Виталий Лукин.

Вәсилә Мортазина

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Техникум Менделеевск яналыклары