Мәгариф

Чыршыны ишегалдында бизибез

8 нче «Сандугачым» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменең төп символы - бизәлгән чыршыны ачу тантанасына учреждение коллективы, барлык төркем балалары, әти-әниләр, әбиләр җыелды. Чарада "Карповец" территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советы әгъзалары катнашты. Җыелганнарны бакча мөдире Гөлнара Гудовская сәламләде. - Бу чыршы күп еллар элек бакча ишегалдына утыртылды һәм ул мәһабәт...

8 нче «Сандугачым» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменең төп символы - бизәлгән чыршыны ачу тантанасына учреждение коллективы, барлык төркем балалары, әти-әниләр, әбиләр җыелды. Чарада "Карповец" территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советы әгъзалары катнашты.
Җыелганнарны бакча мөдире Гөлнара Гудовская сәламләде.
- Бу чыршы күп еллар элек бакча ишегалдына утыртылды һәм ул мәһабәт булып үсте. Без аны балалар белән күмәкләп бизәдек, - диде.
Балалар әкият геройлары белән хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, шигырьләр, җырлар башкардылар. Чыршы утларын кабызгач, Кыш бабай килүе һәм балаларга бүләк өләшүе күңелле сюрпризга әйләнде.

Менделеевск 8 нче балалар бакчасы Менделеевск яналыклары

Нет комментариев