Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фәнни-методик семинарда

Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә региональ фәнни-методик семинар узды. Ул «Укучыларның дәрестән тыш вакытын электрон белем бирү мәктәп-үзәге эше кысаларында оештыру» темасы астында үтте. Чараның пленар утырышында Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалы биология фәннәре кандидаты, психология кафедрасы доценты Роза Мостафина, район методик мәгълүмат үзәге директоры һәм методисты Евгений Ямщиков, Йолдыз...

Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә региональ фәнни-методик семинар узды.
Ул «Укучыларның дәрестән тыш вакытын электрон белем бирү мәктәп-үзәге эше кысаларында оештыру» темасы астында үтте. Чараның пленар утырышында Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалы биология фәннәре кандидаты, психология кафедрасы доценты Роза Мостафина, район методик мәгълүмат үзәге директоры һәм методисты Евгений Ямщиков, Йолдыз Садыйкова катнаштылар.
Очрашуның икенче өлеше дүрт секция эшендә дәвам итте. Яр Чаллы шәһәреннән һәм тирә-юнь районнардан җыелган 65 педагог башлангыч сыйныф, гуманитар һәм табигый цикллар буенча укучылар әзерләгән докладларын тыңладылар. Чыгышлар арасында учреждениенең "Эзләнүчеләр" фәнни үзәге әгъзалары Дарья Шумкованын һәм Азат Тимергалиевның эшләре игътибарга лаек булды. Кунаклар фәнни үзәк һәм мәктәп телевидениесе эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар

2
X