Иң акыллы пешекчеләр
Нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалында "Брейн-ринг" уены булды. Аны производство укытуы мастеры Елена Бондаренко оештырды. Уенда барлык төркем укучылары катнашты. Нәтиҗәдә сайлап алу турыннан "Автомеханик", "Пешекче, кондитер", "Технологик насослар һәм компрессорлар машинисты" төркемнәре финалга чыкты. Уен йомгаклары буенча "Пешекче, кондитер" төркеме беренче урынны яулады, аларның мастеры - Кадрия Хуҗина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев