Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күңелле җәйге яллар

21 көн дәвамында Песәй урта мәктәбендә "Теремкәй" мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагерьлары балалар тавышына гөрләп торды. Мәктәп яны лагерына - 18, ял һәм хезмәтнекенә ун бала йөрде. Аларның яллары файдалы да, күңелле дә узсын өчен, күп кенә кызыклы чаралар үткәрелде: "Лагерь ачу тантанасы", "Могҗизалар кыры", "Иң тапкыр бала", "Разведчик...

21 көн дәвамында Песәй урта мәктәбендә "Теремкәй" мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагерьлары балалар тавышына гөрләп торды.
Мәктәп яны лагерына - 18, ял һәм хезмәтнекенә ун бала йөрде. Аларның яллары файдалы да, күңелле дә узсын өчен, күп кенә кызыклы чаралар үткәрелде: "Лагерь ачу тантанасы", "Могҗизалар кыры", "Иң тапкыр бала", "Разведчик уены", "Яхшы гамәлләр көне", "Күңелле стартлар" һ.б.лар. Ә иң истә калганы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу булды. "Юлда имин йөрик" дигән чарада укучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен, табышмаклар, катлаулы мәсьәләләрне оста чишүләрен күрсәтә алдылар. "Иң тиз машина йөртүче" уенында Рәниф Рәхмәтуллин җиңеп чыкты. Ә велосипедчылар ярышында Рунар Батталовка тиңнәр булмады. Ул тизлек буенча да, каршылыклы полосаларны хатасыз үтү буенча да беренчелекне бирмәде. ЮХИДИ начальнигы подполковник Тәлгат Фазлыев һәм Юл иминлеге фонды директоры Флёра Гыймаева балаларга мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр, волейбол һәм футбол туплары тапшырдылар.
ял итүчеләргә Ижёвка авылына экскурсиягә бару ошады. Балалар «Ижминводы» санаторие белән таныштылар, андагы табигатьнең матурлыгына хозурлану, мәйданчыкта ял итү һәркемнең күңеленә хуш килде. Кафеда тәмле туңдырма, коктейльләр белән сыйланганнан соң, балаларның күңелләре тагын да күтәрелде. Сарсаз, Әтәс авылларына, алма бакчасына экскурсия ясау туган ягыбызның матурлыгын күзалларга мөмкинлек бирде. "Сәламәт яшәү рәвеше", "Табигать - уртак йортыбыз", "22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне", "2014 ел - Мәдәният елы", "Россия - туган йортыбыз" темаларына әңгәмәләр, тренинглар үткәрелде, фильмнар карау оештырылды. Лагерьның соңгы көнендә "Сабантуй" бәйрәме уздырылды. Милли йолалар, халкыбызның яратып уйный торган уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Балалар белән бергә тәрбиячеләр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмдә кашыкка йомырка салып йөгерү, кул көрәше, чүлмәк вату, күзне бәйләп әйбер кисү, "ат чабышы" һәм башка уеннар уйналды.
Балаларның җәйге ялын оештыру өчен мәктәп хезмәткәрләре күп көч куйды. Лагерь начальнигы Х.Мөхәмәтгалиева, тәрбиячеләр Ф.Гыйләҗева, Р.Зәкиев, Х.Рәхмәтуллина, Г.Ясәвиева, тәмле ашлар белән сыйлаучы пешекче Р.Сәмигуллина, хуҗалык бүлеге мөдире Ә.Хикмәтова, ял бүлмәләрен чиста итеп җыештыручы Л.Хәсәнҗанованың бер команда булып эшләве нәтиҗәсендә, лагерь көннәре мавыктыргыч та, файдалы да үтте.
Фирдәвес Рәхмәтуллина, Песәй урта мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Песђй