Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

өлгергәнлек аттестаты белән зур тормышка

1 нче мәктәптә кичәге 58 укучы өчен чыгарылыш балы эмоциональ рухта үтте. - Өч сыйныф та имтиханнарны уңышлы тапшырды. Укучылар һәм педагогларның тырышлыгы нәтиҗәсе - ике алтын медаль һәм 11 уку алдынгысы аттестаты. Әлеге учреждение җитәкчесе булып 29 ел эшләү дәверемдә бары тик көчле чыгарылышлар гына булды. Бу - педколлективның...

1 нче мәктәптә кичәге 58 укучы өчен чыгарылыш балы эмоциональ рухта үтте.
- Өч сыйныф та имтиханнарны уңышлы тапшырды. Укучылар һәм педагогларның тырышлыгы нәтиҗәсе - ике алтын медаль һәм 11 уку алдынгысы аттестаты. Әлеге учреждение җитәкчесе булып 29 ел эшләү дәверемдә бары тик көчле чыгарылышлар гына булды. Бу - педколлективның югары потенциалы, ата-аналар тарафыннан укытучыларның таләбенә адекват мөнәсәбәт һәм үзара аңлашу күрсәткече, - ди горурланып директор Александр Степанов.
Беренчеләрдән булып директор һәм аның укыту эше буенча алыштыргысыз урынбасары Ирина Денисова кулыннан алтын медалистлар Алёна Лонина һәм Александр Хәсәнов урта белем турында кызыл аттестатлар алалар.
Мәктәпне тәмамлау турында документ белән бергә балаларга район башлыгы Игорь Приваловтан Рәхмәт хатлары һәм аерым фәннәрне өйрәнүдәге уңышлары өчен мактау грамоталары тапшырылды.
Сыйныф җитәкчеләре Татьяна Юрьевна Исрафилова, Алсу Сәхиулловна Ганиева, Светлана Евгеньевна Шәрәфетдинова шәкертләре өчен горурлык хисләре кичереп, аттестат тапшыру церемониясен күзәтәләр.
Чыгарылышлар, үз чиратларында, яраткан остазларына биргән белемнәре, яклаулары, кайгыртулары һәм яратулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Балалар, педагоглар һәм ата-аналар белән бергә бәйрәм шатлыгын тантана хуҗаларын беренче җитәкче исеменнән котлаган район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова уртаклаштылар.
- Беренче мәктәп район мәгарифе флагманы булып тора. Чыгарылышларга уңышлар юлдаш булсын, - диде котлау сүзендә бәйрәмнең почётлы кунагы, Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров.
Чараның рәсми өлешеннән соң капустник башланды.
- Бу чыгарылышлар өчен күптәнге традиция. Бер генә чыгарылыш балы да капустниктан башка узмый. Хәтта элеккеге укучыларыбыз да кәеф күтәренкелеге алырга мәктәпкә махсус киләләр, - дип сөйли Александр Михайлович.
- Чыгарылыш тантанасында беренче мәктәп сәхнәсендә җәелдерелгән тамашаны бүтән бер җирдә дә күрмәссең. Капустник - чыгарылышларның эрудициясен, артистлыкларын, оста юмор хисен дәлилләүче КВН, - дип өсти Рөстәм Исмәгыйлович.
Ә бу вакытта тамашачылар директорның тәрбия эше буенча энергияле урынбасары Людмила Ярославцева җитәкчелегендә укучылар әзерләгән чыгышларны алкышлыйлар.
Сценарийда төп акцент укытучыларга ясала, чыгарылышлар аларга рәхмәт сүзләре белән чәчәкләр дә бүләк итәләр.
Биючеләрдән һәм җырчылардан күз алып булмый. "Шаян"да, "Кристалл"да, "Даяна" арт-студиясендә тәрбияләнгән укучылар тамашага очкын өстиләр.
- Без балаларыбыз өчен шат. Мәктәптә уку еллары бушка узмады, - диләр елмаеп әти-әниләр.
- Бүген ике оныгым - Илдар Макулов һәм Эллина Сергеева таныклык алды. Шул еллар дәвамында янәшәдә булганнарга, укыткан һәм тәрбия биргәннәргә рәхмәт, - ди Миңнегөл Рәисовна Шәрәфетдинова.
- Хәерле юлга, безнең кадерлеләребез, - дип өстиләр әти-әниләр.

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 1 нче мђктђп

2
X